

Башкортстаннан автор Владимир Кузьмичёв «Знание.Авторы» бөтенрусия җыр шигърияте конкурсының финалистлары исемлегенә керде. Ул жюри игътибарына «Хат» дип аталган әсәрен тәкъдим иткән.
Бәйгегә илнең төрле төбәкләреннән 14 меңнән артык гариза кабул ителгән. Нәтиҗәдә финалга нибары 40 эш һәм 38 автор үткән. Конкуренция бик югары булган: бер урынга 150дән артык кеше дәгъва кылган.
Кузьмичёв әсәре Ватанны саклаучыларга багышланган номинациядә сайлап алынган. Әлеге юнәлештә финалга барлыгы тугыз эш чыккан.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, хәзерге этапта конкурс эшләрен бәяләүгә тыңлаучылар да кушыла ала. Онлайн тавыш бирү махсус платформада 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәр кулланучы үзенә ошаган автор өчен бер тапкыр тавыш бирә ала.
Шул ук вакытта финалистлар эшләрен профессиональ жюри да карый. Аның составында танылган мәдәният эшлеклеләре — Александра Пахмутова, Александр Шаганов, Игорь Матвиенко, Владимир Пресняков, Юта һәм башкалар бар.
Конкурс нәтиҗәләре май ахырында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр профессиональ композиторлар белән эшләү мөмкинлеге алачак һәм 2026 елның ноябрендә Николай Добронравов туган көненә багышланган гала-концертта үз җырларын тәкъдим итәчәк.