Җәмгыять
21 Апреля , 05:40

Иң гүзәл башкорт кызы билгеле булды

Мәскәүдә «Братеево» мәдәни үзәге белән берлектә «Мәскәү сылукае – 2026» матурлык һәм талант конкурсы оештырылды.

Иң гүзәл башкорт кызы билгеле булдыИң гүзәл башкорт кызы билгеле булды
Иң гүзәл башкорт кызы билгеле булды

Чара Илнур Исламгулов, Фиоза Миндибаева һәм Илфат Әмиров башлангычы белән узды. Конкурс җиде катнашучыны – Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортларында белем алучы башкорт яшьләре вәкилләрен берләштерде. Финалда кызлар милли мәдәниятне белүен, иҗади сәләтен, сәхнә осталыгын һәм үз-үзләрен күрсәтте.
Конкурс йомгаклары буенча «Мәскәү сылукае-2026» Гран-при иясе итеп Ленара Солтанова билгеләндә. Беренче урын – Полина Яковлевага, икенче урын Лина Хафизовага бирелде.
Чараны Русия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Башкортстан Республикасы студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештырды.
Конкурс Башкортстан Республикасыннан читтә яшәүче яшьләр арасында башкорт телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук актив студентлар мохитенә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Фото: Башинформ.

Иң гүзәл башкорт кызы билгеле булды
Иң гүзәл башкорт кызы билгеле булды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас