

17 апрельдә Башкортстанда тантаналы рәвештә Милли кием көне билгеләнә. Аның максаты билгеле: күпмилләтле республикабыз халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга игътибар җәлеп итү.
Милли кием көне алдыннан Бәләбәй татар гимназиясе укытучылары һәм укучылары бу мөһим көнгә багышланган чараларны алдан әзерләделәр. Алар хакында хакында гимназия директорының уку һәм укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Ягафәр кызы РӘХМӘТУЛЛИНА түбәндәгеләрне бәян итте:
– Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюм көне уңаеннан без “Мин милли костюмда укыйм” дигән якты һәм җанлы акция үткәрәбез! Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз буыннар арасындагы бәйләнешне тою, туган якның иң бай мәдәниятенә кагылу һәм Башкортстан халыкларының киемнәренең ничек матур һәм төрле булуын күрсәтү өчен гимназиягә традицион костюмнарда килделәр. Һәр костюм – ул кием генә түгел, ә бизәкләр, төсләр һәм детальләр белән гәүдәләнгән тулы бер тарих, – диде ул.
Фәндүс ФӘТХЕТДИН.
Автор фотолары.