

Шушы көннәрдә Уфа фән һәм технологияләр университетында "Россия халыклары бердәмлеге елына" багышланган «Халыклар бердәмлеге җырда» конкурсы узды.
Гран-прины яңа гына табадан төшкән "Әллүки" татар вокаль ансамбле яулады.
Ансабльнең җиткчесе, оештыручысы Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Марат Шарипов күңел сандыгында хыял итеп йөрткән максатын тормышка ашырган:
"Куптәннән хыялым бар иде: иҗади студентларны бергә тупларга hәм милли коллективлар оештырырга. Хәзер инде горурланып әйтә алабыз - "Сәләт" театрыбыз, "Әллуки" татар вокаль ансамблебез бар. Студентларыбыз куңел биреп уйныйлар, җырлыйлар. Шатлыклы нәтиҗәләребез дә бар. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз, лауреат исемен яулыйбыз."
Чынлап та, елның елында әлеге театр гелән алдынгы урыннарны яулый, университет эчендә дә, республика киңлегендә булган бәйгеләрдә дә сынатмый!
Икенче ел "Сәләт" театры труппасының старостасы вазыйфасында булган Азалия Гыйлметдинова белән аралаштык:
"Бүген без "Әллүки" җыр ансамбле һәм "Сәләт" студентлар театры белән кушылып җыр конкурсында катнаштык. "Ай былбылым" халык җырын башкардык. Чара халыклар бердәмлеге темасана багышланган иде, анда төрле телдәге җырлар яңгырады (русча, татарча, инглизчә, төркмәнчә). Безгә бик күңелле булды, шундый җылы атмосфера монда. Һәм иң мөһиме, без җиндек, гран-при яуладык. Рәхмәт әйтәсем килә безнең җитәкчегә, ул безнең укытучы да, режиссер да - Марат Сабитович! Рәхмәт!".
Азалия биредә солист буларак чыгыш ясап, "Туган як" җырын башкарып үзе дә җиңүчеләрнең берсе булган:
"Тагын бер яңалык: бу чарада мин үзем дә сольно җырладым. Бик дулкынландыргыч булды, ләкин сәхнәне мин бик яратам, җырны рәхәтләнеп башкардым. Минем хыялым чынга ашты, бик теләгән идем университетта татарча җырлар башкарырга. Аллаһка шөкер, бу көн бик унышлы булды һәм мин бик бәхетле!
Студентлар театрына алдагы елларда да дәрәҗәләрен төшермәскә телибез. Тик уңышлар! Бары тик алга!