

Уфада 17 апрель көнне студент-проводниклар өчен «Хәрәкәттә» форумы узачак. Чара «Торатау» конгресс-холлында үтә һәм Россия студентлар отрядлары составында пассажир вагоннары проводнигы булырга теләгән яшьләрне берләштерергә тиеш.
Форум булачак проводниклар, шулай ук әлеге һөнәр белән кызыксынучылар өчен ачык мәйдан хасил итәчәк. Биредә катнашучылар һөнәр буенча белемнәрен тикшерә алачак, тәҗрибәле проводникларның тормыш тарихларын тыңлаячак һәм тармак вәкилләре белән аралашып, карьера мөмкинлекләре турында мәгълүмат алачак.
Программада шулай ук һөнәр буенча укулар узган катнашучыларга таныклыклар тапшыру каралган. Моннан тыш, чара кысаларында студентлар отрядлары эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге дә булачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, форум ел саен үткәрелә һәм ул студентлар отрядларының җәйге хезмәт семестрына әзерлек кысаларында уза. Чараны Башкортстанның Россия студентлар отрядлары төбәк бүлеге һәм «Работа России» кадрлар үзәге каршындагы «РаботаЮ!» яшьләр клубы оештыра.
Форумга керү ирекле, әмма алдан теркәлү кирәк.
Чыганак: https://mgazeta.com