

Уфада узган «Взлетай!» белем бирү форумында мәктәп укучыларының куркынычсызлыгы һәм цифрлы мохиттәге янаулар төп темаларның берсе булды. Чара кысаларында Россиянең «Знание» җәмгыяте белгечләре лекцияләр укыды.
Форум 2019 елдан башлап үткәрелә һәм ел саен укытучыларны, мәктәп җитәкчеләрен, ата-аналарны һәм хакимият вәкилләрен бер мәйданга җыя. Быелгы очрашулар «Торатау» конгресс-холлында һәм Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең студентлар кампусында узды.
Катнашучылар белем бирү системасын үстерү, балалар тәрбиясе, заманча технологияләр һәм иминлек темалары турында фикер алышты. Шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булды.
Форумда аерым игътибар кибермошенниклыкка бирелде. Уфа фән һәм технологияләр университеты вәкиле Тимур Мостафин “дропперлар” күренеше турында сөйләде. Бу – үз банк карталарын акча өчен мошенникларга кулланырга бирүче кешеләр.
Аның сүзләренчә, мондый схемаларга еш кына студентлар һәм яшүсмерләр эләгә. Аларны җиңел акча вәгъдәсе кызыктыра.
Куркыныч сигналлар арасында:
Белгеч ассызыклаганча, мондый гамәлләр өчен җаваплылык бик җитди.
Стәрлетамактагы 5 нче гимназия вәкиле Гөлшат Кунафина яшүсмерләрдә җаваплылык тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, мәктәп укучыларында җәмгыятькә һәм илгә карата дөрес караш формалаштыру – төп бурычларның берсе.
Белгечләр шулай ук мәгълүмати сугыш шартларында фикер формалаштыру мәсьәләсенә тукталды. Уфа дәүләт нефть техник университеты доценты Алла Иванова мәгълүмат аша җәмәгать фикеренә йогынты ясау алымнары турында сөйләде.
Ә Уфа автотранспорт көллияте укытучысы Анастасия Саматова кибербуллинг проблемасына игътибар юнәлтте. Ул интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, онлайн-җәберләү очрагында нишләргә кирәклеген сөйләде.
Форумда яңгыраган фикерләр бер нәтиҗәгә китерә: балаларны цифрлы куркынычлардан саклау – уртак бурыч. Моның өчен мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергәләп эшләргә тиеш.