

Фестиваль 11–17 сентябрь көннәрендә үтәчәк һәм «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла. Катнашу өчен гаризаны wyffest.com сайтында бирергә мөмкин, май аенда өстәмә теркәлү этабы да узачак.
Көтелгәнчә, чарага 190 илдән 10 мең яшь лидер җыелачак. Аларның яртысы – Россия вәкилләре, яртысы – чит ил катнашучылары.
Программада 50ләп белем бирү форматы каралган:
– лекцияләр,
– дискуссияләр,
– халыкара экспертлар белән очрашулар.
Моннан тыш, спорт программасы да әзерләнгән – тренировкалар һәм танылган спортчылар белән мастер-класслар узачак.
Фестивальдән соң катнашучылар өчен Россия төбәкләре буенча махсус программа оештырыла. Ул Халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бүгенгә фестивальгә 175 илдән 60 меңнән артык гариза килгән. Катнашучылар арасында IT, фән, спорт һәм дәүләт идарәсе өлкәләрендә эшләүче яшь белгечләр бар.
Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-04-10/molodezh-bashkirii-mozhet-pouchastvovat-v-mezhdunarodnom-festivale-v-ekaterinburge-4647703