Җәмгыять
8 Апреля , 13:57

17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк

Тел – халыкның рухи мирасы.

17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк
17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк

Оештыручылар хәбәр итүенчә, акциядә онлайн да, турыдан-туры да катнашырга мөмкин. Трансляция  Уфа вакыты белән 11:00 сәгатьтә  БСТ һәм «Тамыр» телеканалларында, «Ашкадар» радиосында, шулай ук махсус сайтта (https://bashdictant.ru/) һәм социаль челтәрләрдә барачак.

Катнашу өчен алдан ук акция сайтында мәйданчык сайларга һәм теркәлергә кирәк. 17 апрельдә катнашучылар шул мәйданчыкта диктант яза алачак.

Акциягә теләгән һәркем кушыла ала, яшь һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк.

Диктантны өйдә дә язарга мөмкин. Онлайн-катнашу өчен проектның рәсми сайтына керергә яки «МАКС»мессенджерындагы @bash_dictant_bot чат-ботыннан файдаланырга кирәк.

Эшләр 17 апрельдә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фото: https://bashdictant.ru/

 

17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк
17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк
17 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант үтәчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас