Җәмгыять
2 Апреля , 17:05

Башкортстан «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында – лидер!

Республика инде өченче ел рәттән «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында җиңүчеләр саны буенча илдә беренче урында кала. Быел республикадан 48 проект җиңде.

Башкортстан «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында – лидер!Башкортстан «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында – лидер!
Башкортстан «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында – лидер!

Россия күләмендә узган конкурска барлыгы 5 307 гариза килгән, шуларның 496сы җиңүче дип табылган. Грантларның гомуми күләме 1,4 млрд сум тәшкил итә.

Башкортстан бу юлы да алдынгылыгын саклап калды: төбәктән 48 проект грант алды. Моннан тыш, республика 588 гариза белән илдә иң актив катнашучы да булды.

Төбәк буенча җәлеп ителгән акчалар күләме 86,7 млн сумга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 33 млн сумга күбрәк.

Иң күп грант откан территорияләр арасында Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре, шулай ук Мәчетле, Илеш, Кырмыскалы һәм Туймазы районнары бар.

Җиңүчеләр арасында студент Нурислам Мөхәммәтуллин тәкъдим иткән «Техно-взлёт» проекты да бар. Ул 4 меңләп укучыны берләштерәчәк инженерлык фестивален күздә тота.

Грант программалары ел ахырына кадәр 1 миллионнан артык кешене колачлаячак дип көтелә. Проектлар яшьләр һәм балалар өчен белем бирү, иҗат, спорт һәм патриотик тәрбия юнәлешләрен үз эченә ала.

Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-04-02/podvedeny-itogi-grantovogo-konkursa-dvizheniya-pervyh-4637191

Башкортстан «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында – лидер!
Башкортстан «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында – лидер!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас