Бүгенге көнгә республика хуҗалыкларында туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын һәм коралларын әзерләү төгәлләнгән диярлек. Туфракны чәчүгә әзерләү буенча алда торган эшләрдә 11 мең трактор катнашачак. Чәчүгә 5 меңнән артык трактор чыгачак. Быел, техника паркын яңарту исәбенә 2026 елгы язгы кыр эшләренә чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын узган елга караганда 200 берәмлеккә күбрәк җәлеп итәчәкләр. Шиксез ки, техниканың әзерлеге — чәчүне уздырганда иң мөһим моментларның берсе. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы машиналарын вакытында һәм, әлбәттә, сыйфатлы итеп ремонтлау һәм әзерләү бик мөһим.
2026 елда бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 1,408 млн гектардан артып китәчәк. Бу узган елга караганда 26,5 мең гектарга күбрәк. Башкортстанда техник культуралы чәчү мәйданнарын 699 мең гектарга җиткерү планлаштырыла. Сүз уңаеннан, бу 2025 елның язына караганда 9,4 мең гектарга күбрәк.
Төбәктә шикәр чөгендерен 40 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Бу, Башкортстанның шикәр заводлары куәтләрен һәм шикәр комына бәяләрне исәпкә алып, узган елның язына караганда 3,8 мең гектарга кимрәк, дип аңлаталар аграр ведомствода.
Олег Яровиков фотосы.
Чыганак: Башинформ.