Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 10 млн сумнан кыйммәтрәк булган чит ил машиналары исемлеген киңәйтте, алар өчен югары салым түләргә туры килә.
Узган ел бу исемлектә 555 машина булса, быел — 573. Исемлектә, «Ламборгини», «Бентли», «Мерседес», «Ауди» һәм башка танылган брендлардан тыш, Русиядә җитештерелүче «Аурус»ы һәм Кытайның кыйммәтле маркалары, шулай ук «Форд», «Тойота» һәм «Тесла» барлыкка килде.
Арттырылучы коэффициент автомобильнең яшенә карап кулланыла.
Башкортстанда мондый индекс узган ел 226 элиталы автомобильгә карата кулланылган, аларга салымның гомуми суммасы 34 млн сум тәшкил иткән.
Төбәктә иң югары транспорт салымы 300 мең сумга якын тәшкил иткән һәм "Ламборгини Хуракан" машинасы өчен түләнгән.