31 март иртән Стәрлетамакта Стәрле елгасында (Отрадовка гидропосты) су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 42 см га арткан һәм 445 см га җиткән. Елганың тугайга чыгуы 570 см тәшкил итә.
Агыйдел елгасы (Агыйдел күпере районында) тәүлек эчендә 37 см га күтәрелгән, су дәрәҗәсе 203 см тәшкил иткән. Агыйделдә су күтәрелүнең критик дәрәҗәсе 500 см тәшкил итә.
Ашкадар елгасында су (Новофедоровка гидропосты) 28 см га күтәрелгән, бүгенге көндә аның биеклеге - 495 см, критик билге - 556 см.
Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты Өршәк, Агыйдел, Әй, Стәрле елгаларында су биеклегенең иң югары күтәрелүе турында хәбәр иткән иде.
Чыганак: Башинформ.