Елына ике тапкыр “Башкортостан” Нәшрият йорты акционерлар җәмгыяте “Башкортстан – Юлдаш телевидениесе” белән берлектә алдагы елда республика матбугатына язылучылар арасында “Языл һәм от” (“Подпишись и выиграй”) лотереясен үткәрә. Анда катнашу өчен кешегә үз районының гәзитенә һәм бер республика басмасына язылырга кирәк. Бүген БСТ телеканалының иртәнге “Сәлам” тапшыруында туры эфирда алты приз уйнатылды. Аларга 640тан артык квитанция дәгъва итте.
Шунысы шатлыклы – төп бүләкләрнең берсе булган кар тазарту машинасы “Тулпар” журналы абунәчесе Дәүләтбай ӘЛИБАКОВ өлешенә чыкты. Ул Нуриман районының Сар авылында яши. “Тулпар”дан тыш районның “Красный ключ” гәзитенә дә язылган.
Журналыбыз исеменнән җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә аны шәп хикәя һәм повестьлар, шигырьләр, сыйфатлы очерклар, сатира-юмор язмалары белән шатландырып торырга вәгъдә итәбез!
“Җәй – чанаңны, кыш арбаңны әзерлә”, – ди халык. Күрәсез, Дәүләтбай агаебыз 2026 – 2027 еллар кышына инде тулы әзерлек белән керәчәк. Аның артыннан сез дә иярегез, дуслар – “Тулпар”га язылыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.