Башкортстанның «Русиядә хезмәт» кадрлар үзәге экспертлары узган елгы мәгълүматларны анализладылар һәм бүген безнең Башкортстанда эш эзләүченең социаль портретын төзеделәр.
Ул эш эзләүче генә түгел, ә барыннан да элек — профессионал һәм әни. Гадәттә ул — 35 яшьтән 54 яшькә кадәрге хатын-кыз (андыйлар күпчелек — 15 меңгә якын кеше). Аның шактый көчле багажга ия: югары яки урта һөнәри белем, икътисадчы, педагог яки инженер булып эшләү тәҗрибәсе.
Аларның күбесе (66%) үз теләкләре белән алдагы эш урыннан киткән. Сәбәпләре төрле: югарырак хезмәт хакы табу теләгеннән алып гаилә ихтыяҗларына туры килүче график төзү кирәклегенә кадәр.
Әйтик, 2025 елда мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 67% ы — хатын-кызлар (25 475 кеше). Аларның 60% ы никахта тора, һәр дүртенчесе балигъ булмаган бала тәрбияли, шул исәптән 647се — күп балалы ана, алар өчен уңайлы график мәсьәләсе аеруча кискен тора.
«Русиядә хезмәт» кадрлар үзәге матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, заманча хатын-кыз «мәшгульлек» кенә түгел, ә баланс эзли.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.