0 °С
Болытлы
Зилаер районында суд каршына Ростов өлкәсендә яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз басачак. Ул "аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе буенча җинаятьтә гаепләнә. Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2024 елның февралендә бу хатын-кыз интернетта Башкортстаннан 31 яшьлек кеше белән танышкан һәм үзен күрәзәче дип таныштырган.
Чистарту йолалары үткәрү һәм бозымны бетерү сылтавы белән ул корбаныннан сигез ай дәвамында 2,8 миллион сумнан артык акча алган. Алынган акчаларны үз ихтыяҗларына кулланган. Аның хокукка каршы эшчәнлеген полиция хезмәткәрләре туктаткан. Җинаять эшен Зилаер районара судына юллаганнар.
Фото: Freepik.