"Мәгънә гидлары. Җиңү экскурсоводлары" экскурсион контенты авторлары халыкара конкурсының дүртенче сезоны ачыла. Проект "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектының "Сәяхәттән дә күбрәк" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм Бөек Ватан сугышы истәлеген саклап калуга юнәлтелгән.
Катнашучылар профессиональ гидлар һәм музей хезмәткәрләре белән генә чикләнми, анда укытучылар, студентлар, 12 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары, китапханәчеләр һәм патриотик клублар активистлары да катнаша ала. Конкурс Русия, Беларусь, Абхазия һәм Көньяк Осетияне иңли.
Конкурска гаризалар берничәюнәлеш буенча кабул ителә: хәрби батырлыклардан һәм технологияләрдән алып музейларны өйрәнүгә һәм балалар экскурсияләренә кадәр. Гаризалар 1 марттан 15 мартка кадәр кабул ителәчәк. Катнашучылар тур схемасын һәм видеопрезентация тәкъдим итәргә тиеш.
Финалга чыгучылар Сочи һәм Смоленскта интенсив белем бирү курсларында һәм проектларны яклауда катнашачак.
Сайт: morehtantrip.ru/konkurs_gid
Телеграм-канал: t.me/provodniki_smislov
ВК: vk.com/provodniki_s
Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-03-11/startoval-priem-zayavok-na-konkurs-ekskursovodov-4609598