Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март , 09:10

Суык бабай кайда кунган?

Башкортстанда бүген төнлә суыкның суыгы кайсы районда булган дип уйлыйсыз? Анда термометрлар  минус 43 градус күрсәткән!

Суык бабай кайда кунган?
Суык бабай кайда кунган?

10 март төнендә Башкортстанда аномаль салкыннар турындагы фаразлар расланды. Иң түбән температура Караидел районының Караидел авылында теркәлгән. Анда термометр баганалары -43 градуска кадәр төште.

Кыйгы районының Йосыф авылында бераз җылырак булды, анда -38 ка кадәр суытты.

Элегрәк коткаручылар халыкны температураның -35 градуска кадәр төшү ихтималы турында кисәткәннәр иде. Кайбер районнарда чынбарлык фаразлардан кырысрак булып чыкты.

Чыганак: Башинформ.

Суык бабай кайда кунган?
Суык бабай кайда кунган?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас