Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март , 19:29

Инглизчә өйрәник

Инглиз спортчысы тел өйрәтәчәк.

Инглизчә өйрәник
Инглизчә өйрәник

Инде берничә ел безнең янәшәдә исеме Русиядән читтә билгеле булган кеше яши. Ул – Джефф Монсон. Күпчелек аны легендар спортчы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак белә. Ләкин иң элек ул инглиз телен белүче, инглиз телле мохиттә үскән кеше. Нәкъ менә шуңа күрә Башкортстан Республикасы Башлыгы академиясе укытуның уникаль форматын – Джефф Монсон белән инглиз теле курсларын башлап җибәрә. Курслар сөйләшү дәрәҗәсен өйрәтәчәк. Бу  классик дәресләр түгел, тере аралашу, чын практика һәм инглиз телен табигый тел мохитендә күңелгә сеңдерү мөмкинлеге. Сезне нәрсәләр көтә:

ятланган фразаларсыз сөйләм практикасы;

чын тормышта кулланыла торган тере инглиз теле;

халыкара масштабтагы кеше белән аралашуның уникаль тәҗрибәсе;

ачык диалог, мотивация һәм көчле энергия атмосферасы.

 

Катнашу бәясе

 

5 дәрес – 3000 сум.

Башкортстан Башлыгы академиясен тәмамлаучыларга, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку формалары студентларына 15% ташлама.

 

Дәресләр расписаниесе

 

Һәр пәнҗешәмбе 18:30да.

Беренче дәрес – 12 мартта 18:30да.

 

Үткәрү урыны

 

Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 40нчы йорт.

 

forms.yandex.ru/u/69a57843...

 

Фото: panoramarb.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас