Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март , 22:20

Радий ХӘБИРОВ Башкортстан хатын-кызларын 8 Март белән тәбрикләде

5 мартта Уфадагы «Торатау» конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ республика хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Радий ХӘБИРОВ Башкортстан хатын-кызларын 8 Март белән тәбрикләде
Радий ХӘБИРОВ Башкортстан хатын-кызларын 8 Март белән тәбрикләде

Төбәк җитәкчесе үз чыгышында бу бәйрәмнең кешеләр өчен аеруча кадерле булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә бу көнне ир-атлар әниләренә, тормыш иптәшләренә, әбиләренә, кызларына, апа-сеңелләренә һәм хезмәттәшләренә иң җылы сүзләрен җиткерергә ашыга.

«Бу – яз һәм мәхәббәт бәйрәме. Без сезне ихлас күңелдән хөрмәт итәбез, кадерлибез. Сезнең иң югары миссиягез – балаларны дөньяга китерү, аларны тәрбияләү, гаилә учагын саклау», – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы чыгышында бүгенге заманда хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле тагын да артуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, алар гаиләдә кайгыртучан әни һәм хуҗабикә булып кына калмыйча, төрле һөнәрләрдә зур уңышларга ирешә, карьера кора һәм җәмгыять тормышының мөһим өлкәләрендә актив эшли.

Бүген Башкортстан икътисады һәм социаль өлкәсендә бер миллионнан артык хатын-кыз хезмәт куя. Алар предприятиеләрдә, оешмаларда, югары уку йортларында, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, хастаханәләрдә, китапханәләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында эшли, җәмгыять тормышының төрле юнәлешләре өчен җавап тота.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, быел республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителгән. Шуңа бәйле рәвештә, гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм балалар тәрбияләү өлкәсендә мөһим чаралар үткәрү планлаштырыла.

Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, төбәк җитәкчесе республика хатын-кызларының акылы, мәдәнияте, хезмәт сөючәнлеге һәм иҗади көче Башкортстанның бүгенге үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Чара бәйрәм рухында узды, анда республика тормышының төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән хатын-кызлар катнашты.

Фото: Олег Яровиков.

Радий ХӘБИРОВ Башкортстан хатын-кызларын 8 Март белән тәбрикләде
Радий ХӘБИРОВ Башкортстан хатын-кызларын 8 Март белән тәбрикләде
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас