Күргәзмәнең кунаклары арасында Башкортстан Башлыгының тормыш иптәше Каринэ ХӘБИРОВА да булды. Ул рәссам иҗатының тамашачы күңеленә туры юл табуын билгеләп үтте һәм «муллык» төшенчәсенең иң элек рухи байлыкны аңлатуын ассызыклады.
Экспозиция кеше күңелендәге эчке дөнья, гаилә кыйммәтләре, милли традицияләр һәм рухи тамырлар темасына багышланган. Рәссам картиналарында йорт җылысы, табигать белән гармония, туган җиргә мәхәббәт кебек мотивлар ачык чагыла.
Каринэ Хәбирова, күргәзмә белән танышкач, үз тәэсирләре белән уртаклашты.
«Раушаниянең эшләрен карап кына калмыйсың – аларны тоясы килә. Аларның һәркайсында якты хисләр, зирәклек һәм туган якка мәхәббәт бар. Бу мохиткә килеп кергәч, “муллык” төшенчәсенең матди байлык турында түгел, ә кешенең күңел халәте турында булуын аңлыйсың», – диде ул.
«Муллык» күргәзмәсендә рәссамның яңа эшләре белән бергә тамашачыларга инде таныш булган картиналары да тәкъдим ителә. Автор иҗатының төп темалары – йорт, гаилә, милли үзенчәлекләр. Бу мотивлар Раушания Бадретдинова иҗатының үзенчәлекле билгесенә әверелгән.
Күргәзмә 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Уфа шәһәрендәге Ленин урамы, 26 адресында урнашкан «Китап» кибетенең иҗади мәйданында уза.
Билгеле булганча, «Китап» кибетендәге иҗади мәйданчык Уфаның мәдәни тормышында актив урын алып тора. Биредә даими рәвештә язучылар белән очрашулар, сәнгать күргәзмәләре һәм төрле мәдәни чаралар үткәрелә.
Фото: З. Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшрияты.