0 °С
Кар
Бу хакта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясендә узган киңәшмәдә БР транспорт министры Любовь Минакова сөйләде.
Министр мәгълүматларына караганда, объект май аенда эшли башлаячак. Хәзер эшчеләр светофор урнаштыруны төгәлләгән һәм яктырту баганаларын монтажлаган.
"Бу светофор бик мөһим - халык аны бу чатта урнаштыруны берничә тапкыр сорады. Һәм менә Транспорт министрлыгы һәм "Приуралье" оешмасы килешүгә ирештеләр һәм бу мәсьәләне хәл иттеләр», — дип шәрехләде Л. Минакова.
Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Р-240 трассасын яктыртуны тиз арада сафка кертергә кушкан иде.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Олег Яровиков.