Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март , 22:38

Лариса Абдуллинаның яңа китабы СВОга багышланган

«АСТ» һәм «Ленинград» нәшриятларында заманча документаль прозаның яңа китабы – «Позывной «Башкорт» – дөнья күрде. «Время Z» сериясенә кергән әсәрнең авторы – Башкортстаннан танылган журналист һәм халык шагыйрәсе Лариса Абдуллина. Басманың старт тиражы 1500 данә тәшкил итә.

Лариса Абдуллинаның яңа китабы СВОга багышланган
Лариса Абдуллинаның яңа китабы СВОга багышланган

Китап реаль вакыйгаларга һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның, ул территориядә яшәүче халык вәкилләренең, балаларның шәхси тарихларына нигезләнгән. Автор сөйләүче буларак кына түгел, ә елъязмачы буларак та чыгыш ясый, әңгәмәдәшләренең  интонацияләрен саклап кала: кыю, намуслы, пафоссыз.

– «Позывной «Башкорт» – йөрәк һәм вакыт кушкан китап. Аның нигезендә – замандашларыбызның реаль язмышлары, тере тавышлары һәм намуслы тарихлары, алар өчен Ватанга мәхәббәт һәм бурычка тугрылык – яңгыравыклы сүзләр түгел, ә яшәү рәвеше, – ди язучы. – Мин әңгәмәдәшләремнең чын интонациясен – тыйнак, кыю, эчкерсез интонацияне сакларга омтылдым. Бу китап хәтер, йорт, балалар, туган мәдәниятнең көче турында, алар теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Барыннан да элек, бу бүген тынычлыкны һәм киләчәкне саклаучыларга рәхмәт китабы.

Документаль тарихны булдыру мөмкинлеге өчен Лиса Абдуллина «Унөченче» позывныйлы сугышчыга аерым рәхмәт белдерә, аның ярдәменнән башка бу китап языла алмас иде.

Китапның исеме үк хикәяләүнең лейтмотивына әверелә, хәтер, мәдәни тамырлар, эчке көч һәм буыннар дәвамчанлыгы темаларын ача. Нәшриятта билгеләп үтүләренчә, автор халык рухын һәм туган җиргә тугрылыкның нечкә аңламын тапшыра алган.

Исегезгә төшерәбез, Ларииса Абдуллина Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. Ул Шәехзада Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе, БР Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе, шулай ук журналистика өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты. Язучы Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән. Башкортстанның халык шагыйрәсе.

Лариса Абдуллинаның яңа китабы СВОга багышланган
Лариса Абдуллинаның яңа китабы СВОга багышланган
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас