Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль , 08:52

Бакчачыларга ярдәм күрсәтелә

Башкортстанда бакча ширкәтләре дәүләт ярдәме алган.

Бакчачыларга ярдәм күрсәтелә
Бакчачыларга ярдәм күрсәтелә

Башкортстанда 1,5 мең бакча ширкәтенең өчтән береннән артыгы дәүләт ярдәме алган. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә республика башлыгы Радий Хәбиров язды. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда бакча ширкәтләрен үстерү буенча системалы эш 2022 елда башланып китте.

Бу вакыт эчендә СНТларга  ярдәмгә 800 млн сумга якын акча юнәлдерелгән. Финанслауны юллар, суүткәргечләрне ремонтлауга, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итүгә, чүп контейнерларын урнаштыруга тотканнар. Акрынлап электр белән тәэмин итү проблемалары карала. Иң яхшы СНТларга ел саен грантлар бирелә. Россия Президенты йөкләмәсе буенча СНТларга газ үткәрү  дәвам итә.

"Бу безнең эшнең төп принцибы — мәсьәләне шундук хәл итеп булмаса да, аны чишәргә тырышырга кирәк. Кемгәдер  үз бакчасы — матди ярдәм, кемгәдер — гаилә ялын уздыруның мөһим өлеше. Авыр вакытларга карамастан, без республикада бакчачыларга ярдәм итүне һичшиксез дәвам итәчәкбез", — дигән Радий Хәбиров.

Чыганак: Башинформ.

Бакчачыларга ярдәм күрсәтелә
Бакчачыларга ярдәм күрсәтелә
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас