Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 20:49

Уфага татарлар җыела

28 февраль Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең VI хисап-сайлау конференциясе узачак.

Уфага татарлар җыела
Уфага татарлар җыела

Конференция ил Президенты Владимир Путин тарафыннан агымдагы елның Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүе кысасында узачак. Чарада республиканың шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 500 делегат катнашыр дип көтелә. Форумда татар мәдәнияте, мәгариф, республикада яшәүче башка халыклар белән дуслыкны ныгыту кебек мәсьәләләр тикшереләчәк. Аеруча яшь буынга гореф-гадәтләрне тапшыру, туган телне, әдәби иҗатны популярлаштыру турында сүз барачак.

Оешманың иң зур чараларына килгәндә, 2013 елдан  укучылар арасында “Тукай моңнары” конкурсы уздырыла, ул бүген бөтен Русиядән меңнән артык мәктәп укучысын һәм студентларны берләштерә. Бәйгегә йомгак гадәттәгечә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә ясала.

Шулай ук сәнгать йолдызлары Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган яшь башкаручыларның вокаль һәм инструменталь осталыгын үстерүгә ярдәм итүче “Ике аккош” конкурсы да популярлык казанды.

“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” проекты балалар сәнгать иҗатын үстерүгә һәм урыс һәм татар әдәбияты классикасын укуга кызыксыну тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Бүздәк районында ел саен уза торган “Бәлешфест” дип аталган милли ашлар фестивале дә зур популярлык яулады.

“Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте”нең узган хисап-сайлау конференциясе 2021 елның 26 февралендә узган иде.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән ул чарада пандемия булу сәбәпле, 107 кеше офлайн, 104 делегат онлайн катнашты.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас