Русия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов Уфа фән һәм технологияләр университетында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары, студентлар белән очрашты. Ул Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Русиядә иң эреләрдән булуын, 49 төбәк оешмасын берләштерүен әйтте.
Илдар Ирек улы үз чыгышында татар телен саклау, яшәтү проблемаларына тукталды. Аның фикеренчә, туган телләрне саклап калу өчен иң тәүдә гаиләдә туган телдә аралашырга кирәк. Аннан инде балалар бакчалары, мәктәпләрдә туган телне өйрәнү шарт. Шулай ук җәмгыятьтә татар телле мохит булу мөһим.
Ул туган телләрне өйрәтүдә кызыксындыру алымына таянырга кирәклеген белдерде. Балаларга тел өйрәнүдә, мисалга, ТНВ каналының "Шаян-ТВ" кушымтасы ярдәмгә килә алуын әйтте.
"Бүген төп бурычыбыз - телне саклау - диде ул. - Сакласак, халык та булачак, сабантуйлар, җыр-бию дә булачак".
Депутат туган телне саклау эшендә башкорт кардәшләребез белән бердәм булырга кирәклеген ассызыклады.
Русия Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева фикеренчә, һәр халыкка үзенең туган теле газиз. Күп телләр белү шәхеснең дәрәҗәсен тагын да арттыра.
Уфа фән һәм технологияләр университетында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Габит кызы Хәлиуллина кунакларны кафедра эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә татар теле һәм әдәбияты кабинеты яңартылуы, интерактив экран алынуы, бай китап фонды булдырылуы турында сөйләде. Студентлар исә нәфис сүз һәм татар биюе бүләк итте.