Җәмгыять
27 февраль , 04:25

Акча да бар, бурыч та күп

Милли банк мәгълүматлары буенча, 2026 елның 1 гыйнварына Башкортстан халкы вкладларда 913 млрд сум акча саклый.

Акча да бар, бурыч та күпАкча да бар, бурыч та күп
Акча да бар, бурыч та күп

2025 елда акча күләмендә 19% ка диярлек үскән. Узган елның гыйнварында исә гражданнарның депозитларында 769 млрд сум булган.

Торак төзелеше өлешчеләренең акчалары саклана торган эскроу счетларында 125 млрд сум бар. Сумма 12% ка арткан.

Юридик затларның депозитлары берникадәр үскән, 4% ка, ягъни 127 млрд сумга кадәр. Шәхси эшмәкәрләрнең (кече бизнес) счетларында 42 млрд сум (+11%) бар.

Кредитларга килгәндә, физик затларның өлеше зур: хәзер төбәк халкы банкларга 1,079 трлн сум бурычлы. Займнар күләме бер елда 2% ка арткан.

Бизнес 2024 елга караганда 14% ка күбрәк займ алган һәм 689 млрд сумны кире кайтарырга тиеш, кече һәм эре бизнесның өлешләре тигез диярлек: 327 млрд һәм 362 млрд сум.

Ипотека портфеле яңа елның 1 гыйнварына 647 млрд сум тәшкил итте. Узган елда ипотека тарихта иң кыйммәтледән булды, торак заемнары саны кимүгә карамастан, аларның күләме 2024 елга карата 7% ка арткан.

Кулланучыларга кредит бирү 5% ка, ягъни 433 млрд сумга кадәр кимегән.

Чыганак: Башинформ.

Акча да бар, бурыч та күп
Акча да бар, бурыч та күп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас