Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль , 09:45

“ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК” әдәби тәнкыйть конкурсы

Уфа фән һәм технологияләр университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы,  Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе “ӘЙТКӘН СҮЗ ­­­– АТКАН УК” әдәби тәнкыйть  конкурсын игълан итте.

“ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК” әдәби тәнкыйть конкурсы
“ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК” әдәби тәнкыйть конкурсы

Хөрмәтле каләмдәшләр!

Уфа фән һәм технологияләр университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы,  Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе “ӘЙТКӘН СҮЗ ­­­– АТКАН УК” әдәби тәнкыйть  конкурсын игълан итә. Бәйге “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналының мәгълүмат ярдәме белән үткәрелә.

Конкурс күренекле галим, мөхәррир, педагог Муса Гайса улы Мөлековның тууына 90 ел тулуга багышлана һәм аның улы Марат Мөлековның матди ярдәме белән оештырыла.

Конкурсның максаты: Башкортстанда татар әдәби тәнкыйтен җанландыру.

 

Бәйге  номинацияләре:

- төп бүләк (25 000 сум);

- чәчмә әсәргә тәнкыйть мәкаләсе (20 000 сум);

- шигъри әсәргә тәнкыйть мәкаләсе (15 000 сум);

- Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә 2026 елда уйналган спектальгә рецензия (10 000 сум);

- сатира-юмор әсәренә тәнкыйть мәкаләсе (10 000 сум);

- балалар өчен әсәргә тәнкыйть мәкаләсе (10 000 сум);

Моннан тыш, Муса Мөлековның тормыш һәм хезмәт юлына  багышланган иң уңышлы мәкалә өчен 10 000 сум күләмендә  махсус бүләк тапшырылачак.

Гомум бүләк фонды – 100 мең сум.  

 

Конкурс шартлары:

– Тәнкыйть объекты буларак Башкортстанда туып-үскән яисә Башкортстанда иҗат иткән язучыларның татар телендә дөнья күргән әсәрләре чыгыш ясый ала. 

– Тәнкыйть мәкаләләре 2026 елда “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында яисә шул басмаларның сайтында басылырга тиеш.

– Мәкаләләрнең 2026 елга кадәр матбугатта басылмавы шарт.

– “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында яисә аларның сайтында дөнья күргән конкурс эшләренең фотокопияләре яисә сайтка сылтамалар 2027 елның 1 февраленә кадәр ktfk_22@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Автордан үзе хакында кыскача белешмә, контакт телефоны булу таләп ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 2 (347) 272-67-48.

Конкурс эшләрен әдәбият галимнәреннән, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзаларыннан  төзелгән абруйлы  жюри бәһаләячәк.

Оештыручылар һәм жюри конкурска кабул ителгән әсәрләрнең санына, сыйфатына нисбәтле, номинацияләр һәм бүләкләр санына  үзгәреш кертү хокукына ия.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2027 елның февраль аенда Башкортстан Язучылар берлеге бинасында үтәчәк.

“ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК” әдәби тәнкыйть конкурсы
“ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК” әдәби тәнкыйть конкурсы
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас