Җәмгыять
26 Февраля , 03:54

Таныклыкны сатып алсаң

Таныклыкны  Интернетта 100 мең сумга сатып алган. 

Таныклыкны сатып алсаңТаныклыкны сатып алсаң
Таныклыкны сатып алсаң

Башкортстанның Куергазы районында Күмертау-Шәбагыш автоюлының беренче чакрымында дежур торучы юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре ВАЗ-21121 автомобилен туктаткан. 

Полиция хезмәткәрләре водительнең документларын өйрәнгән.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүмат базалары буенча тикшергәч, транспорт белән идарә итүгә хокукының башка кешегә рәсмиләштерелгәнлегене ачыкланган.

Ачыклануынча, ир-ат беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмаган булган. Ул таныклыкны  Интернетта 100 мең сумга сатып алуы турында сөйләде.

Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән. Автомобиль исә махсус тукталышка җибәрелгән.

Фото: Башинформ.

Таныклыкны сатып алсаң
Таныклыкны сатып алсаң
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас