Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль , 22:48

Шагыйрә Таңсылу Карамышева вафат

Башкортстанда озакка сузылган авырудан соң танылган шагыйрә, журналист Таңсылу Карамышева вафат булды. 3 мартта аңа 78 яшь тулган булыр иде.

Шагыйрә Таңсылу Карамышева вафат
Шагыйрә Таңсылу Карамышева вафат

Башкортстан Язучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, шагыйрә белән хушлашу 12.00 сәгатьтә булачак. Адрес: Туймазы шәһәре, Ленин урамы, 7нче йорт, Әл-Фатиха мәчете.

Карамышева Таңсылу Фаяз кызы - Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты.

Бөрҗән районының Байназар авылында туа. Уфа шәһәренең 1 нче мәктәп-интернатын (хәзерге  Р.Гарипов исемендә), Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген «Башкортстан кызы» журналы редакциясендә башлый. Аннары СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. Шулай ук «Ленинсы», «Башкортостан пионеры», «Һәнәк», «Агыйдел» республика гәзит-журналларында да эшли. Үзгәртеп кору елларында «Йәшлек» газетасын оештыруга күп көч куя, редактор урынбасары була. Аннары «Урал» Башкорт халык үзәгенең җаваплы сәркатибе вазыйфасын башкара. 1993 елдан «Шоңкар» яшьләр журналын булдыруда катнаша, аның беренче баш мөхәррире була. Т.Карамышеваның иҗат эшчәнлеге университетта укыган елларында башлана. Байтак шигъри китаплар авторы. 

Мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: Башинформ.

Шагыйрә Таңсылу Карамышева вафат
Шагыйрә Таңсылу Карамышева вафат
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас