25 февральдә Кушнаренко районының үзәк китапханәсендә "Каурый каләм - XI" район бәйгесе узды.
Районда унберенче ел инде укучы балалар арасында иҗади бәйге үткәрелә. Быел конкурста 40 тан артык укучы катнашты. Гадәттәгедән аермалы буларак, бәйгенең җиңүчеләре иҗат иткән әсәрләр тупланган яңа китап тәкъдим ителде. Басманың төп иганәчеләре - Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Гыйльманов, Башкортстан татарлары конгрессының район бүлекчәсе җитәкчесе Илфир Котдусов, конгресс әгъзасы Радик Гыйләҗев.
Шагыйрә Фәндидә Харрасова оештырган әдәби бәйгене гамәлгә куюда район китапханә системасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук район мәктәпләренең тел һәм әдәбият укытучыларының өлеше зур.
Бәйге балаларны язу сәнгатенә, әдәби телгә, туган телгә мәхәббәт уяту максатын күздә тота. Һәр катнашучы, җиңү яулау-яуламауга карамастан, үзенең иҗади сәләтен үстерү юлында бер адым алга атлый. Әдәбиятның серләренә төшенү, сүз байлыгын арттыру, образлы фикерләүне камилләштерү – болар барысы да "Каурый каләм" бәйгесе бирә торган файдалы мөмкинлекләр. Башлап язучылар өчен бу чара зур дөньяга ишек ачу кебек.
Күркәм бәйрәмгә башкаладан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, күпсанлы җырлар авторы Венер Фәттахов; Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова; Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы әгъзасы, Башкортстан "Китап" нәшриятының татар әдәбияты бүлеге мөдире Дилбәр Әхтәмова; "Өмет" гәзите журналисты, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре Алсу Гәрәевалар бар иде.
Иҗади бәйгедә җиңелүчеләр булмый, чөнки мондый чаралар кешеләрне берләштерә, аралашырга мөмкинлек бирә, һәм тагын да ныграк иҗат итәргә илһам өсти. Әлбәттә инде, һәр катнашучы балага диплом һәи истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә шагыйрә Фәндидә Харрасованың шәхси бүләгенә ирешүчеләр өчен бу бәйге аеруча истәлекле булды. Иң көчле өч иҗатчыга шагыйрә сертификатлар тапшырды.
“Каурый каләм” лауреатлары:
Азетдинов Фаяз, Карача-Елга мәктәбенең 5нче класс укучысы;
Айгөл Якшыдәүләтова, Бакай мәктәбенең 7 класс укучысы;
Усманова Гөлшат, Карача-Елга мәктәбенең 5 класс укучысы.
Бәйгегә килгән кунаклар, үз чыгышларында, яшь каләм ияләренә уңышлар теләп, аларның киләчәктә зур язучылар булып танылачакларына ышаныч белдерде. Шагыйрь Венер Фәттахов Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе исеменнән чыгыш ясап, авторлык җырларын да башкарды.
Бу иҗади ярыш, һичшиксез, күпләргә үрнәк булып торыр һәм киләчәктә дә "Каурый каләм" бәйгесенә яңа талантлар дәшәр.
Чыганак: Кушнаренко районының үзәк китапханәсенең "Бәйләнештә" социаль челтәре.