Кечкенә кыз медицина учреждениесенә бик каты эч авыртуы белән кергән. Ачыкланганча, бер атна элек ул җиде магнит шары йоткан булган. Әти-әниләр, яхшыга өметләнеп, көтү тактикасын сайлаган. Әмма бер-ике көннән кызчык организмына тагын берничә шундый ук шарчык эләккән.
БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, хастаханәдә табиблар баланың ашкайнату трактында 12 магнит элемент тапкан. Мондый магнитлар эчәклекнең төрле элмәкләренә эләккәндә, алар, әгъза стеналары аша бер-берсенә тартылып, тукымаларда некроз, перфорация һәм перитонит китереп чыгарырга мөмкин.
Ашыгыч операция уздыру турында кичекмәстән карар кабул ителгән. Хирурглар, авыр нәтиҗәләрне булдырмый калуга ирешкән.
Чыганак: Башинформ.