Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль , 21:16

“Әйдә барыйк, бушлай карыйк”

Башкортстанда “Культура поМАХимуму” акциясе уза.

“Әйдә барыйк, бушлай карыйк”
“Әйдә барыйк, бушлай карыйк”

Республика  ташламалы категорияле халык өчен Русия Мәдәният министрлыгы башлангычы белән оештырылган “Культура поМАХимуму”  акциясенә кушылды. 22 февральдән ташламалы категориядәге гражданнар (инвалидлар, студентлар, күп балалы гаиләләр әгъзалары, пенсионерлар) бушлай яисә ташлама буенча Max мессенджерындагы цифрлы ID буенча мәдәният учреждениеләренә: музейларга, театрларга, концерт мәйданчыкларына, мәдәни-ял итү учреждениеләренә бара алачак. Акция барлык Русия төбәкләрендә гамәлдә, ул 1 мартка кадәр дәвам итәчәк.

– Русия Мәдәният министрлыгы сәнгать һәм тарих кызыклырак һәм киң аудиториягә якынрак булсын өчен юнәлдерелгән башлангычларны актив рәвештә хуплый. Без яңа масштаблы акция башладык. Анда бөтен ил буенча мәдәният учреждениеләре катнаша. Акция буыннарны берләштерергә, театрга яисә музейга баруны бөтен гаилә өчен уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк, – дип белдерде РФ мәдәният министры Ольга Любимова.

Мәдәният учреждениесенә бару өчен Max мессенджерында цифрлы IDга күчәргә һәм QR-код күрсәтергә кирәк. Акциядә   Дәүләт академия симфоник оркестры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, башкорт дәүләт курчак театры, БР Милли музее, М.В. Нестеров и исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша.

 

Фото Башкортстанның Мәдәният министрлыгы сайтыннан.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас