«Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты яшь буынның сәләтләрен үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән.
Әлеге проект кысаларында Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодёжь) оештырган грантлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта «Национальные приоритеты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы хәбәр итә.
Конкурста катнашучылар социаль, мәдәни, фәнни һәм икътисади өлкәләрдәге проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр финанс ярдәме ала ала.
Гариза бирү хокукына Русия Федерациясе һәм Абхазия Республикасы гражданнары ия. Катнашучыларның яше 14тән 35 яшькә кадәр булырга тиеш. Конкурсның төп максаты – яшьләргә иҗатта һәм җәмәгать тормышында үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү, ил үсешенә юнәлтелгән идеяләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
Катнашучылар 18 номинациянең берсен сайлый ала. Алар арасында яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүче проектлар, милләтара һәм мәдәниятара диалогны үстерү башлангычлары, кече территорияләрне үстерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр, яшьләр мохитендә экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы эш алып бару проектлары һәм башка юнәлешләр бар.
“Росмолодёжь.Грантлар” конкурсында катнашу өчен ФГАИС «Молодежь России» платформасында теркәлергә һәм күрсәтелгән инструкцияләрне үтәргә кирәк. Өстәмә мәгълүматны 8 (800) 333-77-37 «кайнар линия» телефоны аша яки Росмолодёжьнең рәсми сайтында алырга мөмкин.
«Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, укытучыларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын кертү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шулай ук проект дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм югары уку йортларын «Приоритет 2030» программасы буенча яклауны күздә тота. Яңартылган гомумдәүләт проектлары 2025 елдан Русия Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://gtrkrb.ru/novosti