Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль , 23:27

Яшьләр, "иВолга" форумына рәхим итегез!

Форум 24 июльдән 31 июльгә Самара өлкәсендә узачак. Масштаблы форум 1,5 мең катнашучыны җыяр, дип көтелә.

Яшьләр, "иВолга" форумына рәхим итегез!
Яшьләр, "иВолга" форумына рәхим итегез!

Башкортстан яшьләрен «иВолга»округ форумына чакырдылар.

Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, «иВолга» - форум гына түгел, ә Жигули таулары фонында грант конкурсы һәм палаткалы лагерь атмосферасы белән сюжетлы уен да ул. Сәламәилеге чикле кешлеәр өчен исәуңайлы шартлар тудырачаклар.

Форумда 8 тематик юнәлеш эшләячәк:

- "Беренчеләр коды «("Беренчеләр хәрәкәте" командалары): үз бүлекчәңә җәлеп итү ноктасын булдыру.

- "Арт-код" (иҗади белгечлекләр): округ халыкларының мәдәни кодын яңадан аңлау.

- "Һөнәр коды" (педагоглар һәм остазлар): тәрбия бирүнең яңа методикаларын эшләү.

- "Хезмәт коды" (яшьләр сәясәте белгечләре): яшьләрне вакыйгалар булдыруга җәлеп итү.

- "Белем коды" (галимнәр һәм популярлаштыручылар): фән белән заманча форматлар арасында баланс.

"Туризм коды" (гидлар һәм маркетологлар): уникаль турмаршрутлар проектлау.

- "Гаилә коды" (яшь гаиләләр): мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен традицияләрне өйрәнү.

- "Медиа-Код» (журналистлар һәм блогерлар): локаль нигездә "вируслы" контент булдыру.

Гаризалар 24 майга кадәр кабул ителә.

Теркәлү өчен сылтама: Молодежный форум Приволжского федерального округа «иВолга» 2026 — ФГАИС Молодёжь России.

Фото:  «иВолга» форумы матбугат хезмәте.

Яшьләр, "иВолга" форумына рәхим итегез!
Яшьләр, "иВолга" форумына рәхим итегез!
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас