Радий Хәбиров студентлар белән инглиз телендә сөйләште. Ул аларның тормышына һәм укуларына берни дә янамый, ә барлык зыян күрүчеләр кирәкле ярдәмне ала, дип ышандырды. Бу мәсьәлә аның шәхси контролендә. Зыян күргән студентларга республиканың әйдәп баручы шифаханәләрендә реабилитация узу мөмкинлеге биреләчәк.
“Тулы хәвефсезлек өчен республиканың югары уку йортлары һәм колледжлары тулай торакларында сак көчәйтелә, өстәмә постлар куела. Үземнән шуны да билгеләп үтәм: республикада барысы да һәм студентлар үзләре дә бу дөньяның теләсә кайсы ноктасында, теләсә кайсы илдә булырга мөмкин булган инцидент икәнен яхшы аңлыйлар. Башкортстан гармония, тотрыклылык территориясе булып тора һәм чит ил студентларын җәлеп итү ноктасы булып кала” – диде ул.
Фото: https://www.bashinform.ru/