Декоратив-сәнгати эшләнмәләр һәрвакыт кирәкле. Нинди генә чара булмасын, алар күргәзмәләргә урнаштырыла, кунакларның күз явын ала, төбәк халкының тырышлыгы, матурлыкка мәхәббәте хакында бәян итә.
Чакмагыш районында бу юнәлешкә соңгы чорда аерым игътибар бирелә. Сабантуйлар, зур чаралар күргәзмәләрсез үтми.
Район хакимияте ярдәме белән кул осталары, берләшеп, бер түбә астына җыелган һәм үз товарларын сатуга да тәкъдим итә башлаган.
Аеруча киез басу остаханәсе уңышлы эшли. Көч һәм осталык таләп иткән бу борынгы һөнәр серләрен Нәфисә Гыйльметдинова үзләштергән һәм башкаларга өйрәтә. Киез эшләнмәләр арасында ни генә юк. Хәтта төрле милли ризык макетларын да ясыйлар.