Башкортстанда махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучы сугышчыларга ярдәм итү максатында янә акча җыю игълан ителде. Әлеге инициатива белән Башкортстан Журналистлар берлеге һәм «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты чыкты
Бу карар республика Башлыгы Радий Хәбировның еллык мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде. Үз чыгышында ул журналистларга алгы сызыктагы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алар әзерләгән материалларның җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Журналистлар – гуманитар миссияләрдә
2022 елдан башлап республика хәрби хәбәрчеләре СВО вакыйгаларын яктыртып кына калмый, ә гуманитар ярдәм җыю эшендә дә актив катнаша. Алар маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре һәм буржуйка мичләре ясый.
2025 елның октябрендә Башкортстан Журналистлар берлеге мобилизацияләнгән хезмәттәшләренә ярдәм итү өчен махсус акча җыю оештырды. Аның нәтиҗәсендә разведка дроны сатып алынды.
2026 елга планнар
2026 елда республика журналистларының СВО зонасына гуманитар миссияләр белән сәфәрләре планлаштырыла. Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вадут Исхаков белдерүенчә, җыелган акчалар «Башкортстан» полкы өчен дроннар һәм башка кирәкле җиһазлар алуга юнәлтеләчәк.
Шул ук вакытта Максим Ульчев журналистларның төп бурычы – «Барысы да Җиңү өчен!» шигарен киңрәк тарату һәм республика халкын сугышчыларга ярдәм итү эшенә тагын да активрак җәлеп итү, дип билгеләп үтте.
Фото: Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге.