Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль , 10:46

Уфа гимназиясендәге атыш: зыян күрүчеләр юк

Кичә иртән Уфаның 16 нчы гимназиясендә гадәттән тыш хәл теркәлде. Аны Республика Башлыгы Радий ХӘБИРОВ үз контроленә алды.

Уфа гимназиясендәге атыш: зыян күрүчеләр юк
Уфа гимназиясендәге атыш: зыян күрүчеләр юк

Радий ХӘБИРОВ әйтүенчә, 9 нчы сыйныф укучысы мәктәпкә страйкбол автоматы алып килгән һәм берничә тапкыр аткан, әмма беркем дә зыян күрмәгән. Үсмер инде тоткарланган, хәл-вакыйга контрольгә алынган, барлык нечкәлекләр ачыклана.

Полиция һәм ашыгыч хезмәтләр шунда ук килгән

Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, вакыйга турында хәбәр кичә якынча 11 сәгатьтә Уфа шәһәренең дежур частена килә. Күрсәтелгән адрес буенча полиция, Росгвардия һәм башка ашыгыч хезмәтләр шунда ук юллана. Вакыйга урынына БР буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Воронежский да килә.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы дәрескә пластик пневматик автомат алып кергән. Ул укытучыга һәм өч сыйныфташына таба берничә тапкыр аткан, шулай ук петарда шартлаткан. Патруль-пост хезмәте полициясе һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан үсмер шунда ук тоткарлана. Вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

Тикшерү башланган

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге, тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урынына чыккан. Үсмер тоткарланган, берничә җинаять эше кузгатылган, шул исәптән вазифаи битарафлык факты буенча да.

Тикшерү органнарында белдерүләренчә, хәзер вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тулысынча ачыклау өчен тикшерү чаралары комплексы алып барыла.

Мәктәп мохите һәм буллинг проблемасы

Радий Хәбиров әлеге очракны мәктәпләрдәге психологик климат мәсьәләсе белән бәйләп бәяләде.  

– Без бу проблемага күптән игътибар итәбез, аны даими рәвештә «Взлетай!» форумнарында һәм урта һөнәри белем бирү советлары утырышларында күтәрәбез. Мәктәпләребез бөтенләй «стериль» дип уйларга ярамый. Кайчакта мондый хәлләр турында директорлар һәм укытучылар ачыктан-ачык әйтми. Әмма проблеманы яшерү – иң начар юл. Буллинг очракларын яшерү ачыкланса, без кырыс чаралар күрәчәкбез, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, Уфадагы гимназиядәге бүгенге вакыйга – бик җитди сигнал, һәм мондый күренешләрне булдырмас өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк.

Чыганак: https://www.bashinform.ru/

Уфа гимназиясендәге атыш: зыян күрүчеләр юк
Уфа гимназиясендәге атыш: зыян күрүчеләр юк
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас