Җәмгыять
2 февраль , 15:24

Нинди пособиеләр ничә сумга артты?

Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә 1 февральдән социаль һәм иминият түләүләре 5,6 процентка күтәрелде.

Нинди пособиеләр ничә сумга артты?Нинди пособиеләр ничә сумга артты?
Нинди пособиеләр ничә сумга артты?

2026 елның 1 февраленнән Башкортстан Республикасында берьюлы берничә социаль һәм иминият түләүләре 5,6 процентка индексацияләнде. Бу хакта Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә. Халыкны социаль яклау мәсьәләләре һәрдаим Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВның игътибар үзәгендә тора.

Республикада район коэффициенты кулланылу сәбәпле, кайбер түләүләрнең күләме федераль күрсәткечләрдән югарырак.

Бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие

Индексациядән соң, бала туу очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие район коэффициентын исәпкә алып, Башкортстанда 32 718,02 сум тәшкил итә.

Пособие ата-аналарның берсенә яисә аларны алыштыручы затка түләнә:

  • әгәр ата-аналар никахта булып, берсе эшләмәсә – пособие эшләүче ата-анага бирелә;
  • әгәр ата-аналар никахта тормаса – пособие бала белән бергә яшәүче ата-анага түләнә;
  • берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала туган очракта, түләү һәр бала өчен аерым билгеләнә

1,5 яшькә кадәр бала караган өчен айлык пособие

Февраль аеннан 1,5 яшькә кадәр бала карау өчен минималь айлык пособие дә артты. Башкортстанда ул район коэффициентын исәпкә алып 12 270,09 сум тәшкил итә.

Бу пособие элек минималь күләмдә билгеләнгән гаиләләр өчен дә автоматик рәвештә индексацияләнде. Февраль өчен арттырылган түләүләр март башында күчереләчәк

Хәрби хезмәттәгеләрнең гаиләләренә түләүләр

Индексация хәрби хезмәттәге гражданнарның гаиләләренә дә кагыла:

  • чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбинең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие – 51 812,40 сум;
  • шул ук хәрбинең баласына ай саен түләнә торган пособие – 22 205,30 сум.

Моннан тыш, тәрбиягә бала алган гаиләләргә бе тапкыр бирелә торган түләү дә яңартылган күләмдә киләчәк

Ана капиталы һәм федераль льготалар

Ана (гаилә) капиталы, шулай ук аның файдаланылмый калган өлеше дә 5,6 процентка артты. Бу очракта район коэффициенты кулланылмый.

Февральдәге индексация федераль льготалардан файдаланучы гражданнарга да кагыла. Алар арасында:

  • инвалидлар,
  • сугыш хәрәкәтләре ветераннары,
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар,
  • «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камаудагы Сталинградта яшәүче», «Камаудагы Севастопольдә яшәүче» билгеләренә ия гражданнар,
  • техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган кешеләр һәм башка федераль льготачылар бар

Кайда мөрәҗәгать итәргә?

Өстәмә мәгълүматны бердәм контакт-үзәк телефоны аша белешергә мөмкин:
8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай).

Эш вакыты:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 9:00–18:00,
җомга: 9:00–16:45

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Нинди пособиеләр ничә сумга артты?
Нинди пособиеләр ничә сумга артты?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас