

Бу хакта Белорет районы башлыгы Азат Хәкимов хәбәр иткән. Район башлыгының сүзләренә караганда, мәгълүмат адреслар реестрына инде кертелгән. Урам шәһәрнең яңа микрорайонында урнашкан.
Вәсилә Фәттахова Белоретта 1979 елның 31 декабрендә туган. Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятенең хор бүлеген тәмамлаган, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегендә укыган. Эстрадада танылган җырчы Айдар Галимов төркемендә бэк-вокалист булып эшли башлый.
Вәсилә Фәттахова Урал Рәшитовның «Туган як» җырын татар һәм башкорт телләрендә башкаруы белән меңләгән кешеләрнең күңелен яулады. Җыр «Бәллүр сандугач» эстрада җыры фестивалендә «Интернациональ җыр» номинациясендә иң яхшысы дип танылды, шулай ук 2008 елда «Татар җыры» халыкара фестивалендә «Унъеллыкның иң яхшы хиты» номинациясендә лауреат булды.
26 гыйнварда популяр җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың дөньядан китүенә ун ел тулды. Истәлекле чаралар Туймазы, Белорет, Салават, Кыргыз-Миякә һәм Уфада уза.
Чыганак: Башинформ.