

30 гыйнварда Чакмагыш районының татар теле укытучылары район семинарына җыелды. Быел аны үткәрү мәйданчыгы итеп Иске Калмаш урта мәктәбе сайланган.
Авыл үзенең тирән тарихы, көчле мәгариф традицияләре белән дан тота.
Тарихи белешмә:
Безнең эраның V–VI гасырларыннан бу төбәктә Кушнаренко мәдәниятен калдырган халык яшәгән, дип фаразлана. Моны тарихчылар “Калмаш ташы” дип аталган кабер ташында Икенче Төрки каганлыгында кулланышта булган тамгалар булуына таянып әйтә.
Иске Калмаш авылында революциягә кадәр үк мәгърифәт, уку-укыту эше оештырылган була. Авыл үзе 1709 елгы архив документларында ук телгә алына. Үткән гасыр башында биредә өч мәчет булуы билгеле. Уфа губернаторы Н. Богданович 1898 елда Русиянең халык мәгарифе министрлыгы идарәчесенә Бәләбәй өязенең 15 волостенда 28 урыс-башкорт мәктәбе ачу турында хат белән мөрәҗәгать итә. 28 авылның 19ы үзләрендә мәктәп булдыру теләген белдерә. Алар арасында Иске Калмаш авылы да бар.
1898 елда – земство башлангыч мәктәбе, 1922 елда икенче баскыч мәктәп ачылу Иске Калмашны, шиксез ки, төбәктә беренчеләрдән булган аң-белем учагына әверелдергән.
Әлеге көндә авылда 1700гә якын кеше яши. Ике балалар бакчасында иллеләп сабый тәрбияләнә. Мәдәният йортына яңарак ремонт ясалган, анда модельле китапханә булдырылган.
Мәктәпнең директоры Самат Гыйльванов әйтүенчә, мәктәптә 158 бала укый. Яңа Мортаза, Болгар авылыннан берәр бала йөри моның өчен мәктәп автобусы тәгаенләнгән. Коллективта җәмгысы 32 кеше хезмәт куя, укытучылар – 21 кеше.
Ике катлы мәктәп бинасы җылы, якты, пөхтә-чиста. Физика, химия, информатика кабинетлары Чакмагыш нефть кудыру станциясе ярдәме белән заманча җиһазландырылган. Ә инде чыгарылыш укучылары экология кабинетын яңартырга ярдәм иткән. Балаларга белем алу өчен барлык шартлар тудырылган. Тәҗрибәле педагог Самат Тимерхан улы җитәкләгән коллектив укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү өчен шулай ук бар көчен сала.
Мәктәптә бию, кул эшләре һәм башка түгәрәкләр, музей эшли. Китапханәче Зөлфия Сабгыянова әйтүенчә, китапханә фонды даими яңартылып тора.
Әйткәндәй, биредә тарихка аерым караш – мәктәп музеенда ниләр генә юк! Укытучылар экспонатларның тарихи бәһасен аңлап, һәрберсен еллар дәвамында бөртекләп җыя барган. Музей өчен мәктәпнең элекке директоры, бүген химия укытучысы Айсылу Сәлимгәрәева җаваплы. Семинарга җыелган укытучылар, кунаклар музейны, татар теле кабинетын, кул эшләре күргәзмәләрен карады. Мәктәп укучылары, кунакларны һәр экспозиция белән таныштырып, үзләрен чын экскурсоводларча тотып, кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
2024 елның декабрендә Иске Калмаш авыл Советы М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы оештырган. Алар мәктәп интернаты бинасында СВО өчен 50 махсус челтәр үреп, 46 сын яу яланына озаткан. Былтыр декабрь аенда "көмеш" волонтерлар мәктәп коридорына да өстәмә җайланма урнаштырган. Алар мәктәп укучыларына маскировка челтәрләрен үрүдә киңәшләрен бирәләр, схемаларын өйрәтәләр. Бу хакта ялдагы укытучы, "көмеш" волонтер Гыйльминур Сухова җентекләп сөйләде. Шул рәвешчә, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе, хезмәт укытучысы Полина Макулова һәм волонтерлар клубы әгъзалары җитәкчелегендә укучылар, сыйныф җитәкчеләре челтәр үрү серләренә төшенә.
Яугирләргә укучы балалар 26 хат язган. Иске Калмашта туып-үскән өч дистәдән артык егет бүген СВОда хәрби хезмәттә.
Руниза Даутова – тумышы белән Калмашбаш авылыннан. БДУның татар-рус бүлеген тәмамлаган. Тәүдә – Калмашбаш урта мәктәбендә, аннары Иске Калмаш урта мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыта. Башкортстанның мәгариф алдынгысы. Өч дистәгә якын укучысына һөнәри юл сайларга ярдәм иткән. Хаклы ялда гаилә хәстәре белән мәшгуль була. Ире Наил абый авыргач, аны кадерләп тәрбияли, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Хәзерге вакытта Руниза Нәҗип кызы әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
Әдәби-музыкаль чарада Иске Калмаш мәктәбе укучылары аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыса, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ревинер Гобәев, Иске Калмаш Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лүзә Тимашева җырларын башкарды. Мәктәпнең хореография коллективы нәфис матур биюләр әзерләгән (җитәкчеләре – Айсылу Сәлимгәрәева). Сценарийны директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйфә Макулова төзегән. Рәйфә Әмирҗан кызы чараны җанлы итеп алып та барды. Музыкаль яктан Полина Макулова, тәрбия эшләре буенча урынбасары Илиана Кудашевалар бизәде. Шулай ук автор үзе дә шигырьләрен хисле итеп укыды, укучыларның кызыклы сорауларына җавап бирде, үзе дә җыр башкарды.
Гомумән, Руниза Нәҗип кызы җыр сүзләре язуда шактый уңышлы эшли: төрле жанрларда үзен сыный, композиторлар, җырчылар белән уртак тел таба, әсәрләрен һәр яшьтәге аудитория җылы кабул итә. Биредә аның Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумын тәмамлавы, һөнәри белеме дә ярдәм итәдер, мөгаен. "Игенче" гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов һәм каләмдәше, авылдашы, берничә китап авторы Резеда Шакирова билгеләвенчә, Руниза Даутова – "Чакмагыш чаткылары" әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларының берсе. Ул, "Тулпар" журналы һәм Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе оештырган "Батыр яуда сынала" конкурсында катнашып, 2026 елның 2нче яртыеллыгына "Тулпар" журналына абонемент белән бүләкләнгән. Башкортстан татарлары конгрессы вәкиле Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова, иҗатчының актив иҗади һәм иҗтимагый позициясен билгеләп, оешманың Рәхмәт хатын тапшырды.
Семинарның икенче өлешендә районның татар теле укытучылары методик киңәшмәгә җыелды. Туган тел укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Айгөл Капитонова районда туган телләр укыту торышы, алдагы бурычлар турында чыгыш ясады. Айгөл Зиннур кызы билгеләвенчә, 14 мәктәптә туган телләр укытыла, туган телләр укытучылары саны – 19. Татар теле укытучылары, аның фикеречә, тырышлыгы, татулыгы белән аерылып тора. Имәнлекул, Иске Калмаш, Аблай, Үрнәк мәктәбе укучылары татар теле буенча олимпиадаларда, республика күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда җиңү яулый. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, Чакмагышта сәнгатьле уку конкурсы оештырганнар, ул район үзәгендә үтәчәк.
УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучысы Дилбәр Сөләйманова кабул итү шартлары турында сөйләде, булачак абитуриентларны укырга чакырды. Әткәндәй, Уфа университетында Иске Калмаштан ике студент белем ала. Алсу Кашаева һәм Диана Еникеева – 3нче курс студенты. Аларны вузга рус теленнән Зилә Тимашева, татар теленнән Рәйфә Макулова әзерләгән.
Районның татар теле укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Үрнәк урта мәктәбе укытучысы Гөлфия Үлмәсова, семинарны йомгаклап, аның уңышлы үтүен, оештыру дәрәҗәсе югары булуын ассызыклады. Рәйфә Әмирҗан кызы мәктәптә туган телләрне укытуда башлангыч сыйныфлар укытучылары Диларә Хәсәнова, Эльза Макулова, Эльза Әхмәдиева, Зөлфия Сәбгыянованың өлеше зур булуын билгеләп, аларга рәхмәт әйтте.
Хезмәттәшләре исә үз эшенең остасы Рәйфә Макулованың эшчәнлегенә соклану һәм рәхмәтләрен белдерде. Хәтта остазларының йөзендә горурлык хисләре пәйда булды. Башкача мөмкин дә түгел. Укучылары аларның ышанычын аклады лабаса.
Әлбәттә, мәктәпнең уңышларында таләпчән җитәкченең өлеше зур. Бүгенге семинар биредә туган телләргә дә игътибар зур булуын раслады. Әйткәндәй, Самат Тимерхан улының кызы Гөлназ Низаметдинова (Гыйльванова) әтисенең юлын лаеклы дәвам итә. Ул УФһТУда укыта, яңарак педагогия фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклады, заманында Иске Калмаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган.
Тырыш коллективка киләчәктә дә хезмәт уңышлары телибез!
Дилбәр БУЛАТОВА.