Җәмгыять
31 гыйнвар , 06:20

Нарасыйларны коткарып калганнар

Игезәкләрне 34 көн буе ныклап дәвалаганнар. 

Нарасыйларны коткарып калганнарНарасыйларны коткарып калганнар
Нарасыйларны коткарып калганнар

Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә ике ир бала дөньяга килә – монохориаль диамниотик игезәкләр. Бу игезәкләр үсешенең иң сирәк төре, андый сабыйлар уртак яткылыкта үсешә.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, нәниләрдә җитди гипоксия булган, ә  берсенең муены тирәли кендеге ике тапкыр уралган. Аларны коткару өчен табиблар йөклелекнең 33нче атнасында ашыгыч кесарево кисүе үткәрү турында карар кабул иткән. Авыр хәлдә туган беренче сабыйның авырлыгы нибары 1300 грамм һәм буе 38 см булган. икенче сабыйның буе  41 см, авырлыгы 1580 грамм  булган, аның хәле шулай ук кичекмәстән реанимация чаралары таләп иткән.

Яңа туган балалар мөстәкыйль рәвештә сулый алмаганнар һәм ашыгыч интубациягә мохтаҗ булган. Моннан тыш, аларга үпкәләрен ачу өчен махсус препарат кертелгән. Икесе дә яңа туган сабыйларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлегендә кирәкле комплекслы дәвалау алган.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, реаниматологлар, неонатологлар, неврологларның бердәм эше һәм 34 көн  буе интенсив дәвалану нәтиҗәсендә сабыйлар уңай динамика белән өйләренә кайтарылган. Игезәкләрнең берсе 2153 грамм авырлык җыйган,  буе 44 см га җиткән. Ә икенче сабый 47 см га кадәр үсеп, авырлыгы 2779 граммга җиткән.

Нарасыйларны коткарып калганнар
Нарасыйларны коткарып калганнар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас