

Русиядә 2026-27 уку елыннан «бакалавриат-магистратура» традицион структурасы бетерелә. Аның урынына ике дәрәҗәле югары белем бирү системасы кертелә: төп (база) һәм махсуслаштырылган (специальләшкән) уку системалары.
Төп югары белемнең дәвамлылыгы, белгечлеккә карап, дүрт елдан алты елга кадәр тәшкил итәчәк. Махсуслаштырылган югары белем бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк һәм өч төп юнәлешне үз эченә алачак: һөнәри квалификация, идарә юнәлеше һәм тикшеренү трегы, дип аңлатты РИА Новостига Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева. Ул ассызыклаганча, элек специалитетны тәмамлаучылар бюджет урыннарына магистратурага керә алмаган. Яңа система әлеге чикләүне бетерә, һәм база программаларын тәмамлаучылар махсуслаштырылган программаларда дәүләт урыннарына дәгъва итә алачак. Аспирантура исә, үз чиратында, һөнәри белемнең аерым дәрәҗәсе булачак.
Яңа модельгә күчү, Горячева раслаганча, кискен рәвештә булмаячак. Бу адым югары белем бирү системасын реформалаштыру тәҗрибәсенә нигезләнеп, еллар буе уйланылган һәм әзерләнгән.