Җәмгыять
31 гыйнвар , 00:05

Алданучылар азайган

Башкортстанлылыр 2025 елда мошенникларга 3,7 млрд сум акча биргән, әлеге сан үткән ел белән чагыштырганда 0,7 млрд сумга кимрәк.

Алданучылар азайганАлданучылар азайган
Алданучылар азайган

Бу хакта коллегиянең киңәйтелгән утырышында Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Александр Воронежский хәбәр итте.

"Кабул ителә торган чаралар комплексы уңай нәтиҗә бирде. Дистанцион мошенниклык фактлары санын да, гражданнарга китерелгән зыян күләмен дә киметүгә ирешелде", - дип ассызыклады ул.

Әмма, Александр Воронежский сүзләренчә, гражданнарның түбән хокукый, финанс һәм цифрлы грамоталылыгы проблемасы саклана. Зыян күрүчеләрнең күбесе, җинаять кылу ысуллары һәм методлары барлыгын белә торып, барыбер аларның корбаны булган.

"Шуңа күрә БР буенча Эчке эшләр министрлыгы элеккечә халык белән профилактик эшкә аерым игътибар бирә. Полиция хезмәткәрләре хәвефле категориядәге өлкән яшьтәге кешеләрне көндәлек режимда йөреп чыга", - диде ул.

Чыганак: Башинформ.

Алданучылар азайган
Алданучылар азайган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас