Җәмгыять
30 Января , 06:45

Бик тиз баерга уйлаган

Курьер ролен башкаручы 18 яшьлек уфалы җинаять кылган.

Бик тиз баерга уйлаганБик тиз баерга уйлаган
Бик тиз баерга уйлаган

Җинаятьчеләрнең беренче корбаны - 86 яшьлек пенсионер. Аңа билгесез кешеләр шалтыратып, алар үзләрен полиция һәм банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Акчаларын янәсе дә  урлаудан яклау сылтавы белән, аны курьерга акча бирергә күндергәннәр. Нәтиҗәдә, пенсионер 250 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Алдау корбаны булуын аңлап, ул кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Берничә көннән шундый ук сценарий буенча акчага 70 яшьлек кешенең 160 мең сумын талаганнар. 

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене оператив рәвештә ачыклап тоткарлаганнар.

Ул курьер ролен башкаручы 18 яшьлек уфалы булып чыккан. Егет  зыян күрүчеләр янына шәхсән килеп, акча алган, ә аннары сумманың бер өлешен җинаятьтәшләренә күчергән, ә бер өлешен үзенә калдырган.

Мошенниклык фактлары буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче сак астында, дип хәбәр итә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Чыганак: Башинформ.

Бик тиз баерга уйлаган
Бик тиз баерга уйлаган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас