Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар , 09:37

Үзеңә эшлисеңме? Больничный ал

2026 елдан башлап Башкортстанда үзмәшгульләргә түләнә торган больничный алу мөмкинлеге бирелде.

Үзеңә эшлисеңме? Больничный ал
Үзеңә эшлисеңме? Больничный ал

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халыкны социаль яклау өлкәсенә зур игътибар бүлә. 2026 ел башыннан республикада үзмәшгульләр өчен яңа мөһим үзгәреш: алар Социаль фондтан түләнә торган больничный (вакытлыча эшчәнлексезлек пособиесе) ала алачак. Бу – федераль эксперимент кысаларында эшли торган яңа тәртип.

Нәрсә эшләргә кирәк?

Үзмәшгульләргә иң беренче чиратта Социаль фондның Башкортстан бүлегендә теркәлү кирәк – вакытлыча эшчәнлексезлек очрагында мәҗбүри страхование буенча иминиятле зат буларак. Моңа иң уңай юл – «Мой налог» мобиль кушымтасы аша. Хәзерге вакытта инде 125 кеше нәкъ менә шушы юл белән гариза биргән.

Шулай ук гаризаны түбәндәге юллар белән дә тапшырырга мөмкин:

  • Шәхсән СФРның теләсә кайсы клиент хезмәтенә килеп;
  • Госуслуги порталы аша.

    Гариза бирүнең соңгы көне – 2027 елның 30 сентябре (шуның белән бергә).

    Страховка взнослары ничек түләнә?

    Теркәлгәннән соң икенче айдан башлап взнослар түләргә була. Үзмәшгуль үзе сайлый: страховка суммасы 35 мең сум яки 50 мең сум.

    Тариф – 3,84 %

    – 35 мең сум өчен: айлык – 1 344 сум, еллык – 16 128 сум;

    – 50 мең сум өчен: айлык – 1 920 сум, еллык – 23 040 сум. 

    Взносларны ай саен яки елга бер тапкыр түләргә мөмкин.

    Больничныйны кайчан алырга була?

    Пособие алу хокукы барлыкка килә:

    – еллык взнос түләнгәннән соң 6 ай узгач,

    – яки айлык взнослар өзлексез түләнгән очракта – 6 айдан соң. 

    Мәсәлән: январьда теркәлеп, февральдән түләү башласаң, августта ачылган больничный өчен инде түләү алырга була (әгәр взнослар өзлексез түләнсә).

    Пособие күләме ничек билгеләнә?

    Выплата күләме страховка стажына һәм взнослар түләү чорена бәйле. Стаж күбрәк булып, түләүләр озаграк дәвам итсә, пособие дә зуррак була.

    Мөһим моментлар

    Эксперимент фәкать вакытлыча эшчәнлексезлек пособиесенә генә кагыла. Ана булу (авырлы булу һәм бала табу) белән бәйле түләүләр бу программага керми.

    Сорауларыгыз булса

    Бөтен сораулар буенча Башкортстандагы Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә шалтыратыгыз: 8-800-100-00-01 (бушлай, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр: 9:00–18:00, җомга 9:00–16:45).

    Бу яңалык үзмәшгульләр өчен мөһим социаль яклау бирә – хәзер авырган вакытта да керем югалтудан куркырга кирәкми. Эксперимент нәтиҗәләре буенча киләчәктә программа киңәйтелергә яки үзгәртелергә мөмкин.

    Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге.

Үзеңә эшлисеңме? Больничный ал
Үзеңә эшлисеңме? Больничный ал
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас