Форум дәүләт яки муниципаль хезмәтне сайлаган яшьләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Анда 35 яшькә кадәрге 260 белгеч җыелган иде.
Кереш сүзендә Радий Хәбиров дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең әһәмиятен ассызыклады.
– Башкортстан Башлыгы буларак, иң элек сезгә, яшь көрәштәшләремә, иптәшләремә, шушы катлаулы заманда безнең белән бергәләп, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып, җитди дәүләт бурычларын үтәгәнегез өчен ихтирамымны белдерәсем килә. Бөтен ил белән бергә аның киләчәге өчен көрәшәсез, һәркем үз вазыйфасында җиңүгә эшли. Сез героик чорда яшисез, аның турында легендалар язылачак әле, – диде төбәк җитәкчесе.
Аннары очрашу “сорау – җавап” форматында дәвам итте. Форумда катнашучылар төбәк җитәкчесенә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара ахырында Радий Хәбиров яшьләргә киңәшләрен бирде:
– Тормышта сынаулар шактый күп була. Әмма теләсә нинди ситуациядә, хәтта сез егылсагыз да, тора һәм яңадан алга бара белергә кирәк. Иң мөһиме – үзең өчен дөрес юл сайлау. Сез зур уңышларга ирешерсез дип ышанам. Бөек һәм матур илебезне нәкъ менә сезгә үстерергә туры киләчәк.
Фото: glavarb.ru