Балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театральное Приволжье» округ фестивале кысаларында иң яхшы афиша һәм плакат эшләнмәсенә конкурс игълан ителде. Бу хакта Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр ителде.
Конкурска «Театральное Приволжье» фестивален популярлаштыруга юнәлдерелгән, спектакльләр һәм фестиваль кысаларында уздырыла торган аерым чаралар турында мәгълүмат бирүче афишалар һәм плакатлар кабул ителә. Эшләр төбәк һәм округ этапларында үткәреләчәк чараларны чагылдырырга тиеш.
Катнашучылар конкурс жюрие хөкеменә рәсем сәнгате әсәрләре (кул белән ясалган рәсемнәр), шулай ук компьютер технологияләре һәм график программалар ярдәмендә башкарылган эшләрне тәкъдим итә ала.
Конкурста Идел буе федераль округы территориясендә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Алар ПФО төбәкләрендә урнашкан уку йортларында белем алучы яки оешма-учреждениеләрдә эшләүче булырга тиеш.
Катнашучылар ике яшь категориясенә бүленә:
– 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар,
– 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр.
Конкурска гаризалар һәм иҗади эшләр 2026 елның 22 февраленә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүматны 8 (347) 289-66-96 телефоны аша белешергә мөмкин.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/