Нефтекама шәһәренең бизнез-шерифы Лилия Петрова сүзләренчә, шәһәрдә 24 миллиард сумлык 50 проект тормышка ашырыла.
“СтройЗаказ” директоры Евгений Пчелин Стәрлетамактагы “Шахтау” сәүдә үзәген төзү турында сөйләде. Ул 185 миллион сумга төшәчәк.
Авыргазы районының Толбазы авылында “Ихлас” дип аталган күпфункцияле комплекс төзелә. Бу проект 50 миллион сум тора. Анда халыкка төрле хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Тагын бер шундый үзәк Иглин районының Чуваш-Кубово авылында төзелә. Биредә чәчтараш, төзекләндерү остаханәсе, химик тазарту һәм ателье урнашачак. Комплекста тугыз эш урыны булдырылачак. Ул 30 миллион сумга төшәчәк.
Бөрҗән районында ел әйләнәсенә эшли торган ял базасы булачак. Аның өчен җир бүленгән. Биредә 23 йорт төзеләчәк. Инвестицияләрнең гомум күләме 48 миллион сумнан артачак.
Фото: glavarb.ru