Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар , 09:40

Тәртибең бишлелекме?

Мәктәпләрдә яңа система 1 сентябрьдән эшли башлаячак.

Тәртибең бишлелекме?
Тәртибең бишлелекме?

Россия Мәгариф министрлыгында башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан боерык проектын аңлаттылар.

Документ мәктәп укучыларының, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләүнең төп критерийларын күздә тота. Аерым алганда, аларга дисциплина саклау, социаль хезмәттәшлек, шәхес сыйфатлары, уку активлыгы керә.

"Үз-үзеңне тотышны бәяләүне сынау инде 2025-2026 уку елы башыннан бара. Анда Россиянең җиде пилот төбәгеннән 89 мәктәп катнаша, аларның һәркайсы үз-үзен тотышын бәяләүнең тәкъдим ителгән өч вариантыннан берсен сайлаган. Эксперимент нәтиҗәләре буенча бер модель сайланачак. Аны мәктәпләрдә 2026 елның 1 сентябреннән кертәчәкләр", - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Ведомствода төгәлләштерүләренчә, билгеләр барлык сыйныф укучыларына — 1-11 сыйныф укучыларына куелачак.

Чыганак: Башинформ.

Тәртибең бишлелекме?
Тәртибең бишлелекме?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас